news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Йосыпов яшьләргә: Тарихны чит илдәгеләрдән тыңламас өчен, үзегез өйрәнегез

Дамир Йосыпов яшьләргә: Тарихны чит илдәгеләрдән тыңламас өчен, үзегез өйрәнегез
Гөлүзә Ибраһимова

Россия Герое Дамир Йосыпов «Яшь юлдаш» проекты кысаларында Мәскәүгә «Россия» күргәзмә-форумына килгән яшьләр белән очрашты. Ул тарихны, мәдәниятны белергә кирәклеген ассызыклады.

«Сез – XXI гасыр балалары. Хәзерге яшьләр бик акыллы, алар тиз ориентлаша, алар һәрвакыт үсештә. Әлбәттә, патриотлык булырга тиеш. Бу хис гаилә, мәктәптә тәрбияләнә, туган җир, туган илне яратырга кирәк. Тарихны читтәге кешеләрдән тыңламас өчен, аны үзегезгә өйрәнергә кирәк. Тарих, мәдәният, тарихи даталарны белергә, илне яратырга кирәк», - дип сөйләде ул.

Ул берничә ел элек чит илгә китәргә теләүче яшьләргә әйткән сүзләрен искә алды.

«Яшьләр белән сөйләшкәндә: «Без чит илгә китәргә телибез. Бу илдә нишләргә ?» - диләр иде. «Кем көтә сезне анда? Сез анда һәрвакыт чит кеше булачаксыз. Үз илегездә яхшы булсын өчен сез нәрсә эшләдегез?» - дип каршы сорау бирә идем», - дип сөйләде ул.

Герой үзенең яшьлек елларын да искә алды.

«Мин Советлар союзында туган, совет мәктәбендә укыдым. Безнең буын һәм олыраклар бер үк китапларны укыды, бер үк мультфильмнар карады. Безнең геройлар бар иде. Советлар Союзы Геройлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары безнең өчен үрнәк иде, без алар кебек булырга омтылдык», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100