news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Йосыпов самолетны кырга утырту вакыйгасы турында фильм төшерелә башлавын әйтте

Россия Герое, Мәскәү өлкәсендә двигателе сүнгән самолетны кукуруз басуына утырта алган очучы Дамир Йосыпов шул вакыйгаларга бәйле фильм төшерелә башлаганын әйтте. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган.

Фильмда төп рольне актер Егор Бероев башкарачак. Дамир Йосыпов актер белщн танышкан. Социаль челтәрләрдә аларның охшашлыклары турында билгеләп үтелә инде. Дамир Йосыповка да, Егор Бероевка да 44 яшь.

  • Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 22 ноябрендә «Урал авиалинияләре» пилотлары Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Россия Геройларының алтын медальләрен тапшырды. 2019 елның август аенда алар бортында 226 пассажир булган Airbus А321 лайнерын Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утыртты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100