news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир хәзрәт Мөхетдинов дини оешмалар төрле шартларда эшләвен әйтте

Ислам Кабул итүнең 1100 еллыгы ул бөтен Россиянең бәйрәме булырга тиешлеген әйтте.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Россиядә дини оешмалар төрле шартларда эшләү мәсьәләсен күтәрде. 

«Республикаларда эшләп килүче диния идарәләре, дини оешмалар тамырдан ук аерылып торучы шартларда яши. Республикада имам-мөхтәсиб Хөкүмәт хисабына хезмәт хакы ала. Даими матди ярдәм күрә. Башка бер төбәктә дини оешма җитәкчесе хәйрия акчасына яши. Вандалларның мәчетләргә һөҗүм итүләренә, җомга көннәрендә мәчетләрдә тикшерүләргә, исламга пычрак яла ягуларына сабыр итеп хезмәт куя», — диде Дамир хәзрәт «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.

Ул яшьләрне белемгә, интелллектуаль үсешкә тартырга кирәк, дип саный. «Без яшьләрне дини, рухи тормышка өндәргә тиеш», — диде.

«Татарлар мәгърифәт таратучы, мәчет-мәдрәсәләр салучы, китап таратучы милләт булган. Бүген вазгыять үзгәрде. Элек Россиядә мәчетләргә йөрүчеләрнең күпчелеге татарлар күп иде, хәзер азчылыкта калып барабыз. Бу хәтта Татарстанда да сизелә», — диде Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Ул Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы әһәмиятен әйтте. «Бу бөтен Россиянең бәйрәме булырга тиеш», — диде. 

«Төп максатыбыз — Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын билгеләп үтү. Милади буенча бу юбилейны үткәрү рухи тормышка дәрт өстәр. Бу бөтен Россиянең бәйрәме булырга тиеш», — диде Дамир хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100