news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттаховның кызы егете белән бергә «Танцы» проектында катнашкан

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының элеккеге җитәкчесе һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы урынбасары Дамир Фәттаховның 16 яшьлек кызы Сабина Фәттахова «ТНТ» телеканалындагы «Танцы» проектында катнашты. Аның чыгышының бер өлешен әтисе «ВКонтакте» челтәрендәге аккаунтына куйган.

Сабина 18 яшьлек егет Әмир белән дуэтта чыгыш ясый. Парның хореографы – кызның әнисе Анастасия. Биючеләр dance hall стилендә бии. Телеканалга биргән интервьюсында егет һәм кыз бик күп вакытларын бергә үткәрүләрен, аларны уртак иҗат һәм мәхәббәт берләштерүләрен сөйләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100