news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Фәттахов Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан китүе турында хәбәр итте

Дамир Фәттахов Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыктан китүе турында хәбәр итте
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта эшләвен тәмамлау турында бүген оешма башлыгы урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.

«Бу уңай нотада рәсми рәвештә хәбәр итәм: мин Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта эшләвемне тәмамлыйм. Федераль дәрәҗәдә эшләү мөмкинлеге һәм тәҗрибәсе өчен җитәкчелеккә рәхмәт», - дип язган Фәттахов Телеграм-каналында.

Ул эштән китүен үзе һәм аның командасы алдына өч ел элек куелган бурычларны үтәү белән бәйләде.

«Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның зур һәм тату командасына 3 ел кызыклы һәм нәтиҗәле эш өчен рәхмәт. Кадерле һәм туганга әверелгән командаларыбызга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм, алар идеяләрне турыдан-туры «җирдә» гамәлгә ашыра», - диелә басмада.

news_right_1
news_right_2
news_bot