Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Фәттахов: Эшләргә, эшләргә һәм тагын бер тапкыр эшләргә килдем
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бөгелмәдә Дамир Фәттаховны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы буларак рәсми рәвештә тәкъдим иттеләр. Депутатларга һәм халыкка мөрәҗәгать итеп, ул үзенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте һәм актив эшкә әзер булуын ассызыклады.
«Барыннан да элек Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ышанычы һәм мине тәкъдим итүе өчен, шулай ук сезгә минем кандидатураны хуплавыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде ул. - Эшләргә, эшләргә һәм тагын бер тапкыр эшләргә килдем».
Фәттахов билгеләп үткәнчә, ул район белән яшьләр эшләре министры булып эшләгән вакыттан ук таныш. Ул вакытта җирле команда белән яхшы үзара эш оешты, диде ул.
«Район халкының мөмкин кадәр тизрәк реаль үзгәрешләр күрүен телим. Район инде бүгенге көндә үк лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә, аның алга таба үсүе өчен нигезе дә бар», - дип ассызыклады ул.
Яңа җитәкче шулай ук шәхси тарихы белән дә уртаклашты: хатынына үзен тулысынча эшкә багышларга әзерлеге турында сөйләгәч, тормыш иптәше «хәзер ул районга өйләнгән булачак», дип шаярткан.
«Һәр шаяртуда берникадәр дөреслек бар, - дип өстәде ул елмаеп. - Ышанычыгыз өчен рәхмәт».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз