news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Фәттахов Элвин Грей белән бергә «Уфтанма» җырын башкарды

Кичә Бөгелмәнең «Энергетик» стадионында республика, шәһәр һәм Нефтьче көненә багышланган зур концерт булды. Бәйрәмгә 26 меңнән артык кеше җыелган. Район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов һәм Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) бергә чыгыш ясадылар. Дамир Фәттахов видеоны үзенең Телеграм-каналында урнаштырган.

Сәхнәгә чыгар алдыннан Элвин Грей мэриягә бәйрәмне оештырган өчен рәхмәт белдерде. Аннан, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, Фәттаховның үзенең дә иҗади кеше булуын ассызыклады һәм аны җыр башкарырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot