news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов Бөгелмәдә яшәүче 100 яшьлек әбине котлады

Дамир Фәттахов Бөгелмәдә яшәүче 100 яшьлек әбине котлады
Фото: Татарстанның Бөгелмә районы матбугат хезмәте

Бөгелмәдә яшәүче Мария Александровна Федотовага 100 яшь тулды. Татарстанның Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дамир Фәттахов, аны юбилее белән тәбрик итеп, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Бөек Ватан сугышы башында Мария Александровна яшь кыз була. Сугыш елларында ул тылда, шул исәптән авыл хуҗалыгында хезмәт куя, ә алга таба гомере буе Бөгелмә районының төрле предприятиеләрендә эшли.

Ире, сугыш ветераны Василий Николаевич Федотов белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Мария Александровнаның дүрт оныгы, алты оныкчыгы, оныгының улының яки кызының уллары (дүртәү) бар.

«Минем өчен бу бик күңелле һәм мөһим танышу булды. Тормышта төрле кыенлыклар кичерүгә дә карамастан, Мария Александровна тормышка оптимизм белән карый, аның күзләре җылылык белән тулы, ә йөзендәге елмаю тирә-юньдәгеләргә яхшы кәеф бүләк итә. Юбилярны кайгырткан, яраткан һәм хөрмәт иткән гаиләсенә аерым рәхмәт әйтәсем килә», – дип искәртте Дамир Фәттахов.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Татарстанның Бөгелмә районы матбугат хезмәте фотолары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100