Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Фәттахов Бөгелмәдә Сабан туе кунакларын каршы алды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бөгелмәдә татарларның төп халык бәйрәме – язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан үткәрелә торган Сабан туена багышланган бәйрәм чаралары башланып китте. Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дамир Фәттахов кунакларны Сабантуй аланының төп керү урыны янында каршы алды.
Ул кунаклар белән бергә татар, рус, чуваш, мордва, мари милләтләре тәкъдим иткән ишегалларын карап чыкты. Кунакларны традицион ризыклар белән сыйладылар, көнкүреш элементлары, уеннар һәм йолалар белән таныштырдылар.
«Милли ишек алды – кунак җыя» дип исемләнгән татар ишегалдында халык ярышлары узды. Катнашучылар токмач кисүдә ярышты, күзләрен бәйләп чүлмәк ватты.

Фото: © Бөгелмә районы матбугат хезмәте
Бәйрәмдә җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләренең продукциясен тәкъдим итте: сөт продукциясе һәм көнбагыш маеннан алып тере бройлер чебиләренә кадәр.
Катнашучылар арасында Бөгелмә районын соңгы биш елда аграр күрсәткечләр республика рейтингында 31нче урыннан 6нчы урынга күтәргән өч инвестор да булды.
Шулай ук заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре дә күрсәтелде — кыр хезмәтчәннәре нәкъ менә әлеге техникада көн саен уңыш өчен көрәшә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз