Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Фәттахов Бөгелмәдә эшне нәрсәдән башлаячагы турында сөйләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бөгелмә муниципаль советы Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләү өчен бертавыштан тавыш бирде.
Яңа җитәкче «Татар-информ»га яңа урында эшне нәрсәдән башлаячагы, нинди өстенлекләрне мөһим дип санавы һәм халык белән элемтәләрне ничек күзаллавы турында сөйләде.
«Җирдә, муниципалитетта эшләү – ул иң катлаулысы да, иң кызыклысы да, иң җанлысы да. Монда халыкның ихтыяҗы һәм мәнфәгатьләре төп әһәмияткә ия. Игътибарымны шуларга юнәлтергә телим. Икътисадта, инвестицияләрдә, сәнәгатьтә районның үсеш нокталарын табу һәм аларның потенциалын үстерү мөһим», - диде Фәттахов.
Аның сүзләренә караганда, районда эшнең төп юнәлешләре республика дәрәҗәсендә билгеләнә: бу торак фондын капиталь ремонтлау, масштаблы инфраструктура программалары, уңайлы шәһәр мохитен үстерү – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән барлык мәсьәләләр.
Нинди проблемалар кичекмәстән хәл итүне таләп итә дигән сорауга җавап биреп, Фәттахов: хәзерге вакытта төгәл җавап бирүе авыр – анализга вакыт кирәк, диде. Районның көчле яклары ничек үсеш алачагы турында сөйләргә дә әлегә иртәрәк.
«Башта барысын да җентекләп өйрәнергә кирәк. Әмма хәзер үк шуны билгеләп үтәргә була: Бөгелмә – традицияләре, мәгариф системасы куәтле булган көчле шәһәр. Биредә укучылар һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, илнең иң яхшы югары уку йортларына укырга керде. Моннан тыш, монда авыл хуҗалыгы секторы көчле. Һәм, әлбәттә, Бөгелмәнең сәнәгать традицияләре булган нефть территориясе икәнен онытырга ярамый. Иң мөһиме – бөгелмәлеләрнең тормышын яхшырту өчен тырышырга, җиңнәрне сызганып эшләргә ихлас теләк бар», - дип ассызыклады Дамир Фәттахов.
Халык белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсендә Бөгелмәнең яңа башлыгы үзенең элеккеге алымнарына тугры калачагын әйтте.
«Кешеләр белән турыдан-туры һәм ачык диалог – халыкны чыннан да нәрсә борчыганын аңлауның иң яхшы ысулы. Бу барлык категорияләргә дә кагыла – укытучыларга, предприятие хезмәткәрләренә, эшмәкәрләргә. Аралашуның мондый форматы миңа һәрвакыт якын булды. Ул эш юнәлешләрен төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә», - диде ул.
Фәттахов шәхси очрашулар, ишегалларына, предприятиеләргә, учреждениеләргә бару кебек барлык аралашу формаларын нәтиҗәле дип санавын ассызыклады.
«XXI гасырда яшибез, социаль челтәрләр дә зур роль уйный. Кешеләрне ишетү, сигналлар алу һәм, аларның фикерен исәпкә алып, эшне төзәтү өчен онлайн режимда да актив эшләячәкбез», - дип йомгаклады ул.
Исегезгә төшерик, Дамир Фәттаховка 45 яшь. Ул җитди хезмәт юлы узган: муниципаль хезмәткәрдән федераль җитәкчегә кадәр юл үткән. Төрле елларда Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе, Татарстан башкаласының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, ТР яшьләр эшләре министры вазифаларын башкарган. 2024 елның сентябренә кадәр Яшьләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары булып эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз