Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Фәттахов Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның Бөгелмә районы Советының чираттагы 46нчы сессиясендә Дамир Фәттаховны рәсми рәвештә муниципалитетның башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләделәр. Бу хакта «Татар-информ»га районның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза агентлык хәбәрчесе Александра Давыдова.
Аның кандидатурасы өчен утырышта булган 35 депутат тавыш бирде. Моңа кадәр Фәттахов бер ай дәвамында башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарды.
Тавыш бирү алдыннан конкурс нигезендә сайлап алу уздырылды. Финалга ике дәгъвачы чыкты: Дамир Фәттахов һәм Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры вазифаларын башкаручы Илдар Бадыйков.
Сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Рифнур Сөләйманов һәм Ирек Ханипов катнашты. Алар барысы да Дамир Фәттаховның кандидатурасын хуплады.
Башкарма комитетның яңа җитәкчесе үзенең чыгышында эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде һәм планнары белән уртаклашты.
«Мин бирегә намуслы һәм җаваплы хезмәт куярга дип килдем. Минем бердәнбер максатым – бөгелмәлеләрнең тормышын яхшырту һәм аны сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрү. Якындагы айларда безгә Бөгелмә халкы белән бергәләп районны үстерү стратегиясен актуальләштерергә һәм якындагы биш елга өстенлекле проектлар планын төзергә кирәк. Моны кешеләр белән бергә эшләячәкбез – җәмәгать фикер алышулары, бергәләп проектлау, стратегик сессияләр һ.б. Шуннан соң без, башкарма комитет буларак, әлеге планнарны конкрет юл карталарына әйләндерергә, аларны ресурслар белән тәэмин итәргә һәм гамәлгә ашырырга тиеш булабыз», – дип билгеләде Фәттахов.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, үз чиратында, Бөгелмәнең соңгы ике дистә елдагы үзгәрешләрен ассызыклады.
«Хәзер тизлекне арттырырга, башкарылган эшләрдән файдаланырга һәм киләчәктә булачак мөмкинлекләрне дөрес кулланырга кирәк. Бөгелмәлеләрнең рухи күтәрелеше, үзләренең шәһәрен яхшырак итәргә омтылуы – бу бик югары кыйммәт. Кешеләрдә бу ышанычны саклау мөһим», - дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз