Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Фәттахов БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бөгелмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Фәттахов бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәп тәмамлаучылар белән очрашты. Быел төрле фәннәр буенча 100 баллны берьюлы җиде укучы җыйган. Балаларга акчалата сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.
Иң югары балл алучылар: Сафия Манасыйпова (2 нче лицей) — химиядән; Анастасия Маркелова (2 нче лицей) — рус теленнән; Ярослава Петрова, Арина Лобачева һәм Дмитрий Субботин (6 нчы урта мәктәп) — рус теле һәм физикадан; Анна Вдовина (7 нче гимназия) — әдәбияттан һәм Эльвира Хөснетдинова (Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат) — әдәбияттан.

Фото: © ТР Бөгелмә районы матбугат хезмәте
Дамир Фәттахов укучыларны уңышлары белән котлады, педагогларга һәм ата-аналарга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм балаларның киләчәккә планнары белән кызыксынды.
«Чыгарылыш укучылары белән без һичшиксез элемтәдә булачакбыз. Белем алгач, балалар Бөгелмәгә кайтып, туган шәһәрләрен үстерсеннәр өчен барысын да эшләячәкбез», — дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз