news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттаховка конкурска тапшырылган проектлар буенча кире элемтә булмавына зарландылар

“ТР аграр яшьләр берләшмәсе”нең Бөгелмә районы бүлеге рәисе проектларның ни өчен үтә алмау сәбәбен аңлатмауларын әйтте.

Дамир Фәттаховка конкурска тапшырылган проектлар буенча кире элемтә булмавына зарландылар
Владимир Васильев

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Игенчеләр сараенда республика авыл яшьләре форумының пленар утырышында грант бәйгеләрендә проектлар буенча кайтаваз булмавына шикаять белдерелде. Аны Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховка “ТР аграр яшьләр берләшмәсе”нең Бөгелмә районы бүлеге рәисе Әминә Богданова җиткерде.

Ул "Татар-информ" хәбәрчесенә, Яшьләр эшләре, Мәдәният министрлыгы үткәрә торган грант бәйгеләренә тапшырылган проектлар буенча кире элемтә юк, дип ачыклык кертте.

“Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсенең “Авылда социаль проектлар” грант бәйгесендә үз проектларыбызны яклыйбыз, безне ишетәләр, кире элемтә аша хаталарны белеп, ул кимчелекләрне төзәтәбез. Ә башка конкурсларда андый элемтә юк. Проектлар язабыз, бернәрсә җиңмибез дә, хаталарын да белми калабыз. Үзеңнең кимчелекләрне белеп төзәтү – зур өстенлек ул”, - диде Әминә Богданова.

Дамир Фәттахов бу тәнкыйть белән килеште. “Әйе, без бу мәсьәләдә җиренә җиткереп эшләмибез”, - диде. Ул яшьләр иҗтимагый оешмаларына киләчәктә барлык грант бәйгеләренең ачык үткәреләчәген, проектларга гадел бәя биреләчәгенә ышандырды. “Барыбер зур оешмалар җиңә” дигән тезисны баштан чыгарып ташларга киңәш итте.

“Без үзебез киләсе атнадан 20 млн сумлык грант конкурсына старт бирәбез. 100, 200, 300, 500 мең сумлык грантлар бар. “Катнашуның мәгънәсе юк. Гел шул ук зур иҗтимагый оешмалар җиңә” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин сезгә вәгъдә бирәм: бу принципиаль башкача, ачык конкурс булачак”, - дип сүз бирде Дамир Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100