news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов: Юл хәрәкәте буенча экперимент нәтиҗәле булмады

Дөнья чемпионаты вакытында Конфедерацияләр Кубогында сыналган хәрәкәт итү схемасын файдаланчаклар.

Дамир Фәттахов: Юл хәрәкәте буенча экперимент нәтиҗәле булмады
Рамиль Гали

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты сынау матчы вакытында хәрәкәт итү схемасы нәтиҗәле булып чыкмаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов белдерде.

“Соңгы сынау матчы вакытында без камилләштерелгән вариантны кулландык, торак кварталга кереп боҗра хәрәкәте ясадык, шуның аркасында 69нчы кварталда барлык теләүчеләргә дә узып китү мөмкинлеге барлыкка килде”, - диде спикер.

Фәттахов сүзләренчә, эксперимент уңышсыз булган. “Без анда яшәүчеләр генә керер дип уйлаган идек. Калган барлык автомобильчеләр дә  стадионга якынрак килү мөмкинлеге бар, дип уйладылар. Нәтиҗәдә, җитди бөкеләр хасил булды”, - дип ачыклык кертте түрә һәм Конфедерацияләр кубогы вакытында кулланылган хәрәкәт схемасы иң кулае дип белдерде.

Шуңа күрә Татарстан башкаласында футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннары вакытында бернинди пропусклар да гамәлдә булмаячак.

Казанда матчлар вакытында “Kazan-Arena” стадионы территориясендә уеннар башланырга 4 сәгать кала транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бары тик уеннар бетеп, ике сәгать узгач кына юллар ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100