news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов: Яшьләр парламенты – Татарстан Дәүләт Советының кадрлар резервы

Республика Яшьләр парламентындагы 100 урынга 444 кандидат дәгъва кыла.

Дамир Фәттахов: Яшьләр парламенты – Татарстан Дәүләт Советының кадрлар резервы
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанның Яшьләр парламенты республика Дәүләт Советы өчен кадрлар резервына әвереләчәк. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов матбугат конференциясе вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Татарстанның Яшьләр парламенты ТР Дәүләт Советының булачак депутатлары өчен яхшы кадрлар резервына әверелергә мөмкин. Алар дискуссияләр һәм үз карашларын белдерүдән чыгып әзерләнәчәк, чөнки бездә депутат булырга өйрәтмиләр», - дип искәртте Фәттахов.

Аның сүзләренчә, татарстанлылар Яшьләр парламенты аша сайлау институты белән таныша, дебатларда катнаша һәм халык каршында чыгыш ясау күнекмәләре ала алачак.

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты кандидатлары өчен тавыш бирү 6 сентябрьдә ябылды. 100 урынга барлыгы 444 кандидат дәгъва кыла. Аның составына үз-үзен кандидат итеп күрсәтүчеләр, муниципаль районнар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре керәчәк.

  • Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада 2 мең 811 сайлау участогы эшли. Республикада 2,9 миллионнан артык кеше тавыш бирү хокукына ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100