news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов XXI гасырда төзелгән бердәнбер Татарстан лагерын атады

2019-2020 елларда Татарстанда барлыгы 23 лагерь капиталь төзекләндерелгән, реконструкцияләнгән һәм шул исәптән бер лагерь төзелгән.

Дамир Фәттахов XXI гасырда төзелгән бердәнбер Татарстан лагерын атады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Кама Тамагындагы «Аргамак» лагерын XXI гасырда Татарстанда төзелгән бердәнбер лагерь дип атады. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

«„Аргамак“ — Татарстанда XXI гасырда төзелгән беренче лагерь. Аның базасында туризм, эшмәкәрлек, медиа кебек юнәлешләр буенча профильле сменалар узачак. Ял итү урынының мәйданы рус, татар һәм инглиз телләрендә бизәлгән. „Аргамак“ базасында шулай ук халыкара сменалар да уздырылыр дип фаразлыйбыз», — диде Дамир Фәттахов.

Министр сүзләренчә, «Җәй — балаларга» Президент программасы кысаларында 2019-2020 елларда Татарстанда барлыгы 23 лагерь капиталь төзекләндерелгән, реконструкцияләнгән һәм шул исәптән бер лагерь төзелгән. 11 лагерьны төзекләндерү һәм төзү өчен быел бюджеттан бер миллиард сумнан артык акча бүленгән. Дамир Фәттахов киләсе елда да «Җәй — балаларга» программасына каралган акча күләме кимемәс дигән өметен белдерде.

Яшьләр эшләре министры шулай ук лагерьләргә илтүче юлларны төзекләндерү һәм аларны ял итү урынына кадәр җиткерү буенча эш алып барылуын әйтте. 2019-2020 елларда 30 лагерь машина юллары белән тоташкан. Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, юллар салынганда, беренче чиратта, автобус белән кереп булмаган урыннарга игътибар бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100