news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов Веронада V Евразия форумында Казанны тәкъдим итте

Форум бөтен Евразия континентыннан Дәүләт институтлары һәм эшлекле даирә вәкилләрен бер мәйданчыкка җыйган.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Дамир Фәттахов белән Италиянең Апулия төбәге губернаторы Микеле Эмилиано белән туризм өлкәсендә Казан белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Искәртеп үтик: Апулиядә Бари шәһәре урнашкан, ул Николай Чудотворец исеме белән ныклы бәйләнештә. Алар Веронада V Евразия форумында фикер алышканнар, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

Форум бөтен Евразия континентыннан Дәүләт институтлары һәм эшлекле даирә вәкилләрен бер мәйданчыкка җыйган.

Төбәкара хезмәтәшлеккә багышланган сессиядә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов Татарстан башкаласының икътисади һәм туристлык потенциалын тәкъдим итте. Шулай ук ул Италия шәһәрләренең Казан белән хезмәттәшлек тарихын искәртте. Мисал өчен, Верона һәм Урбино шәһәрләре белән партнерлык мөнәсәбәтләре турында имзаланган килешүләр.

Форумда катнашучылар Татарстан башкаласында милләтара тынычлыкны һәм туристлык агымының даими үсешен бәяләгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100