news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов Ватанны саклаучылар көне уңаеннан флешмоб башлады

Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә министр хәрби формадан киенгән әтисе белән фото һәм аның турында язма урнаштырган.

Дамир Фәттахов Ватанны саклаучылар көне уңаеннан флешмоб башлады
Дамир Фәттаховның Instagram сәхифәсеннән

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә #нашищащитники акциясен башлап җибәрде.

Фәттахов хәрби форма кигән әтисе белән бергә фото урнаштырган, һәм әтисенең үз тормышындагы роле турында язган. Ул якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме турында искәртә һәм Ватанны саклаучыларны котларга өнди.

«Әтиегез, абыегыз, ирегезнең форма киеп йөрүе мөһим түгел. Аны 23 февраль бәйрәме белән котлагыз. Сезнең мәхәббәт безгә гаиләләребезне сакларга, кадерле әниләр, хатыннар, кызлар һәм апалар, үзләрен саклаучылар булуны тоеп яшәсен өчен, барысын да эшләргә көч бирә», — дип яза министр.

Яшьләр эшләре министры фикеренчә, егет кешенең тормышында әтинең ролен бәяләп бетереп булмый. Нәкъ менә ул кыйммәтләргә һәм характерга нигез сала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100