Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Фәттахов Татарстанның Яшьләр парламентын социаль лифт дип атады
Татарстанлыларга Яшьләр парламенты депутаты статусы гражданнарның мәнфәгатьләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты яшь татарстанлылар өчен социаль лифт булачак. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов матбугат конференциясе вакытында шул хакта хәбәр итте.
«Яшьләр парламенты – үзенә күрә социаль лифт ул. Мин үзем дә 2005 елда Иҗтимагый яшьләр палатасын үттем. Беренче чакырылышта әгъза булдым. Бу минем эшчәнлегем һәм карьера үсеше өчен билгеле бер старт булды», - диде министр.
Аның сүзләренчә, Татарстан Хөкүмәтендә әлеге яшьләргә игътибар итәчәкләр, парламентарийлар исә башкарма хакимият органнарында үзләрен күрсәтә алачак.
- Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада яшәүчеләр ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. Парламентта 100 урынга сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзен күрсәтүчеләр дәгъва кыла.
- Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль гаммәви мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауларда күпсанлы күзәтүчеләр (кайбер участокларда 25 кешегә якын) эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз