news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов студентларга юл йөрү өчен ташлама мәсьәләсен чишүнең өч юлын тәкъдим иткән

Яшьләр эшләре министры студентлар өчен ташламалы юл йөрү билетларын кире кайтару мөмкинлеген карарга вәгъдә итте.

Дамир Фәттахов студентларга юл йөрү өчен ташлама мәсьәләсен чишүнең өч юлын тәкъдим иткән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов студентларга транспортта йөргән өчен ташламалар тәкъдим итү турындагы петиция авторы Максим Мөхәммәтҗанов белән очрашуда мәсьәләне хәл итүнең өч вариантын әйткән. Максим Мөхәммәтҗанов шул хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. 

Министрлык студентлар өчен юл йөрү билетларына кагылышлы мәсьәләне хәл итүнең өч вариантын (транспорт гарантын киңәйтү, ташламалар кертү яки студентлар өчен юл йөрү билетларын кире кайтару) караячак. 

«Очрашуда транспорт гарантын киңәйтү, студентлар өчен юл йөрү билетлары һәм ташламалар кертүнең төрле вариантлары каралды. Әмма министрлык студентларда өмет уята торган конкрет карарлар тәкъдим итми», - дип искәртте петиция авторы.

Максим Мөхәммәтҗанов шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Финанс, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларына сораулар җибәрергә җыенуы хакында хәбәр итте.

Бер сәгатьтән артык барган киңәшмәдә Дамир Фәттахов,студентлар үзидарәсе лидерлары, Студентлар лигасы һәм транспорт компаниясе вәкилләре катнашкан.

Петиция язуга автобус билетларының кыйммәтләнүе һәм транспортта 50 тапкыр бару хокукын бирә торган юл йөрү билетларының гамәлдән чыгарылуы сәбәп булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100