news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов ”Шаян ТВ” турында: Презентациясе бик матур күренде

"Программалар әзерләгәндә, белгечләрдән генә түгел, балаларның, яшьләрнең үзләреннән дә сорап эшләргә кирәк", - диде ТР яшьләр эшләре министры.

Дамир Фәттахов ”Шаян ТВ” турында: Презентациясе бик матур күренде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов "Татар-информ" хәбәрчесенә бүген "Шаян ТВ" балалар телеканалы презентациясеннән алган тәэсирләре турында сөйләде. “Беренче карашка презентация бик матур күренде", - диде ул.

  • "Шаян ТВ" телеканалы презентациясе бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары, РВ Дәүләт Думасындагы Татарстан вәкилләре, министрлар өчен уздырылган. Презентацияне "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм каналның балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе директоры Рәмилә Сәхәбетдинова уздырган.

Дамир Фәттахов, балалар һәм яшьләр белән эшләгәндә, балалар кулланган контентка аерым игътибар бирү мөһимлеген искәртте. “Шуңа күрә “Шаян ТВ” татар балалар телеканалы булдыру - бик зур эш", - диде ул.

Министр канал контентына карата теләкләрен җиткерде: "Программалар әзерләгәндә, белгечләрдән генә түгел, балаларның, яшьләрнең үзләреннән дә сорап эшләргә кирәк. Минемчә, без алар белән заманча, бер дулкында булырга тиеш”, - дип аңлатты ул.

  • “Шаян ТВ” балалар телеканалы тәүлек әйләнәсе 12 ноябрь көнне эшли башлаячак. Тапшыруларга лицензия 2018 елның 25 октябрендә 29510 номеры белән бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100