news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов: Россия Конституциясе волонтерлык эшчәнлеген җайга салачак

Россиянең Төп законына кертелә торган төзәтмә РФ хөкүмәтенә волонтерлык эшчәнлегенә ярдәм итү бурычын беркетәчәк.

Дамир Фәттахов: Россия Конституциясе волонтерлык эшчәнлеген җайга салачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). РФ Конституциясенә волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм итү турындагы төзәтмәләр кертү актуаль һәм бу өлкәне көйләргә ярдәм итәчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов шундый фикер әйтте.

«Волонтерлыкның актуальлеге елдан-ел арта. Илебезнең Төп законыволонтерлык эшчәнлеген җайга салыр дип уйлыйм. Без дә, үз чиратыбызда, бу юнәлештә адымнар ясыйбыз», - диде ул.

Шулай итеп, Фәттахов сүзләренчә, «Татарстанда ирекле оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек системасы булдырылган һәм «ТР Волонтерлар мәгълүмати-ресурс үзәге» ярдәмендә хакимият вәкилләренең волонтерлар белән аралашуын җайга салганнар.

«Илнең Төп законына кертелгән төзәтмәләр бөтенхалык референдумында хупланса, коммерцияле булмаган оешма вәкилләре һәм волонтерлар тагын да күбрәк игелекле эшләр башкара алыр дип өметләнәм», — диде Татарстан Яшьләр эшләре министры.

Шулай итеп, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә нигезендә, ил Хөкүмәте ирекле эшчәнлеккә ярдәм күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100