news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Фәттахов казанлыларны һәм башкала кунакларын Казандагы Сабантуйга чакыра

Чакыруны Дамир Фәттахов татар телендә яздырган.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов казанлыларны һәм башкала кунакларын Сабантуй бәйрәменә чакыра. Әлеге чакыруны Дамир Фәттахов үзенең Инстаграм битендә урнаштырган.

"Башкала кунаклары һәм казанлылар!

Сезне барыгызны да татар халыкының иң яраткан милли бәйрәме - Сабантуйга чакырам. Быел Казанда әлеге бәйрәм 23нче июньдә булачак. Сабантуй Тынычлык бистәсендәге Каенлыктан тыш, Аккош күлендә дә бәйрәм тамашасы оештырыла. Бәйрәм чарасы 9.30да башлана. Гаиләгез белән килегез, күңелле булачак!" - диелгән җитәкченең Инстаграмында. Видеомөрәҗәгатьне ул татарча әйтә.

 

Дорогие казанцы и гости города! С большим удовольствием приглашаем вас на всеми любимый народный праздник Сабантуй! В этом году он пройдет 23 июня. Помимо березовой рощи в поселке Мирный, мы рады вновь пригласить всех на праздничную площадку на озере Лебяжье - в место, где годами Сабантуй собирал тысячи жителей нашего города! Ждем всех с 9.30 утра! Приходите всей семьей, будет интересно! #живувказани #сабантуй2018

Публикация от Дамир Фаттахов (@damirfattakhov)

news_right_1
news_right_2
news_bot