Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дамир Фәттахов: Без Татарстанда яшьләргә барлык шартлар тудыру өчен эшләргә әзер
Яшьләр эшләре министры яшь буынның алга таба Татарстанда калуларына өмет белдерде.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов республикада яшьләр һәм аларга барлык шартлар тудыру өчен эшләргә әзер булуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Президентның Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатеннән соң сөйләде.
«Беренчедән, безнең өчен Президенттан яшьләр белән эшләүнең өстенлекле юнәлеш булуын, төрле яшьләр белән эш алып барылуын ишетү — зур мәртәбә. Узган ел яшьләр тарафыннан әйтелгән сүзләр дә яңгырады: кайда тууың мөһим түгел, Татарстанга кирәк булуың әһәмиятле. Яшьләр Татарстанда яшәргә калсын иде», — диде ул.
Дамир Фәттахов әйтүенчә, Президент докладында җәйге лагерьларны төзекләндерү программасы да урын алган. «Ул безнең өчен алга таба шушы юнәлештә эшләр өчен зур этәргеч булып тора. Соңгы ике ел эчендә дә барлыгы 26 лагерь яңартылды, тагын 94 лагерь программага кертелде. Ул безнең өчен һәм район башлыклары өчен яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү юнәлешендә эшләү мәсьәләсендә җаваплылыкны арттыра», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз