news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов «Бердәм Россия» праймеризында яшьләрне эшкә урнаштыру темасын күтәрәчәк

Татарстан яшьләр эшләре министры Россия төбәкләрендә хакимият партиясе үткәрәчәк башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшырды.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашырга планлаштыра. Бүген катнашу турында документлар партиянең төбәк башкарма комитетында теркәлгән иде.

«Яшьләргә эш урыннары табу, яхшы белем алу, тормышта үз урыныңны табу буенча карашым турында сөйләячәкмен» , – диде документлар тапшырганнан соң Дамир Фәттахов. Министр сүзләренә караганда, ул сайлаучылар белән дебатларны һәм очрашуларны Татарстан халкына министрлык эше, аның максатлары һәм бурычлары турында мәгълүмат җиткерү өчен кулланырга планлаштыра.

Кандидатны теркәү турындагы карар республикада алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында кабул ителәчәк.

Татарстанда Бердәм алдан тавыш бирү көне 26 майда булачак. Аның нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100