news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов белән Владимир Леонов "Казан ярыммарафоны"нда түбәтәй киеп йөгерде - фото

Министрга улы да иярде.

 (Казан, 2 октябрь, "Татар-информ). Татарстан республикасының яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов һәм Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов "Казан ярыммарафоны"нда катнаштылар. Алар 3 километр йөгерде. 

Йөгереш Казанның Кремль яр буенда башланды. Владимир Леонов һәм Дамир Фәттахов йөгерештә катнашуны билгеләүче түбәтәйләр кигән иде. Министрга улы да иярде.

Традицион рәвештә, йөгереш дистанцияләре 21, 10 һәм 3 километрлы итеп бүленгән. Түбәтәй 3 километр йөгерүчеләргә бирелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100