Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Фәттахов авыл хезмәтчәннәренә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде
Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре казанлыларга сыйфатлы товар тәкъдим итүләрен югары бәяләде
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов авыл хезмәтчәннәренә Казанда кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Д.Фәттахов Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре югары дәрәҗәдә узды дип саный. Авыл хезмәтчәннәре казанлыларга арзан бәядән яхшы сыйфатлы азык-төлек товарларының бай ассортиментын тәкъдим итте.
Д.Фәттахов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружинга, министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Анатолий Никитинга, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль раойннарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыкларына, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгына һ.б. рәхмәт белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз