news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир ФӘТТАХОВ:

«Бишбалта бистђсенећ 300 еллыгын уздыру Казан љчен Универсиададан соћ билгелђнгђн тљп чарага ђверелсен иде»

Дамир ФӘТТАХОВ: «Бишбалта бистәсенең 300 еллыгын уздыру Казан өчен Универсиададан соң билгеләнгән төп чарага әверелсен иде»

Татарстан башкаласы Казанның Киров районы үзенең иң «өлкән»нәренең һәм иң зурларының берсе буларак үзгә: җәмгысе 11 мең гектар чамасы территориядә бүген 108 меңләп кеше (шуларның чиреге – 14-30 яшьлекләр) гомер итә һәм аларның 50 меңнән артыгы районның 12 бистәсендә яши. Райондагы төрле уку йортлары арасында булган 19 гомумбелем бирү мәктәбенең 7се бистәләрдә урнашкан. Тагын 33 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар, анда йөрү өчен 2,2 мең бала чират тора. Районда милекнең төрле формасында саналган 5 меңләп предприятие бар, шуларның 15е шәһәр күләмендә исәпләгәндә зур һәм уртача санала, тагын Горький тимер юлының Казан бүлегенә караган 9 предприятие, 5 төзелеш оешмасы, 4 фәнни тикшеренү һәм проектлау институтлары һ.б. бар.


Муниципаль район хакимияте дилбегәсен чагыштырмача күптән түгел кабул итеп алган Дамир Фәттаховка шушы көннәрдә быелгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм аеруча якын киләчәккә корылган план-ниятләре хакында сораштыру җае чыкты.


Д.Ф.: Быел 9 айда райондагы предприятиеләрнең җитештерү куәте кими төшсә дә, ә сәнәгатьнең җитештерү индексы – 82,5 процент, аның каравы, төяп җибәргән товарның суммасы былтыргы шушы ук вакыттагының 110 процентын, ягъни 4,16 млрд. сум тәшкил итте. Ваклап сату әйләнеше үсеше 112 процентка якынлашты һәм биредә 8,9 млрд. сум акча турында сүз бара, ә бездә сәүдә белән 242 предприятие шөгыльләнә, 48 объект ел башыннан кулланылышка керде генә әле. Районда уртача хезмәт хакы былтыргы 9 айның 114 проценты дәрәҗәсенә күтәрелеп, 14,63 мең сумга җитте, мәгълүм булганча, шәһәр буенча – 16,47 мең сум. Киров районы территориясенә шәһәр бюджетына 10 айда җыелган керемнәр – планда каралганның 107 проценты, ягъни 307,81 млн. сум (планда – 288,32 млн. сум). Саннарны телгә алып сөйләү тыңлаучыны беркадәр ялыктырадыр бәлки, ләкин шәһәрнең яшәешенә болар турыдан-туры бәйле, гомуми күзаллау өчен нигез...

Саннар дигәннән, район предприятиеләренең хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү буенча бурычлары күпме, эшсезләр мәсьәләсендә хәл ел башыннан бирле ни рәвешле үзгәрде?


Д.Ф.: Эшсезлек һәм хезмәт хакы түләү буенча бурычлылык – финанс кризисы нәтиҗәләренең аерылгысыз өлешләре. Куанычка, район предприятиеләре тотрыклы рәвештә хезмәт хакын түләп баралар. Эшсезләр саны хезмәт яшендәгеләрнең ел башында 0,77 проценты дип теркәлгән булса, инде ул 3 тапкырга артып, 2 проценттан артып китте: 1221 кеше. Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү өчен, райондагы предприятие һәм оешмаларда җәмәгать эшләренә 2204 эшче кул җәлеп ителде.

Казанның башка районнары белән чагыштырганда, Киров районы нәрсәгә кытлык сизә?

Д.Ф.: Районда сәүдә-күңел ачу комплекслары юк. Безнең өчен Окольная, 23 адресы буенча 40 мең кв.м гомуми мәйданда «Триумф Хаус» комплексын төзү районның өстенлекле проектларының берсе булып тора, Пархоменко урамында 40 меңнән артык кв.м мәйданда үзәк бинасы төзелә, аны кулланылышка тапшыру киләсе елның икенче кварталына планлаштырылган. Тагын Урак һәм Чүкеч урамындагы 37 мең кв.м мәйдан биләгән күпләп һәм ваклап сату объектын салу буенча инвестицион проект тормышка ашырыла, бүген анда проектка каралган 400 млн. сумның яртысы төзелешкә тотылган инде.

Киләсе елга Киров районында да кунакханә бизнесын үстерү юнәлешендә хәл уңай якка үзгәрер дип көтәргә була: 2010 елдан башлап Комсомол урамында кунакханә комплексын төзү планлаштырылган, 2,7 гектар җир бүлеп бирелгән. Ул 23 катлы бина 502 номерга исәпләнгән һәм 3 «йолдызлы» комплекс булып сафка басачак.

Торак мәйданнар белән шуңа мохтаҗ халыкны куандыра алырлыгыгыз бармы, торак төзелеше мәсьәләсендә районда вазгыять ничегрәк?

Д.Ф.: Ел башыннан бирле районда 31 меңнән артыграк кв.м мәйданда торак кулланылышка тапшырылды, ел ахырына кадәр тагын 34 кв.м торак тапшыру планда бар. Финанс кризисы шартларында да районның берничә мәйданчыгында төзелеш эшләре җәелдергән «Бриз» төзелеш компаниясе турында аерым телгә аласы килә. «Көнбатыш елга аръягы» территориясе үсеше проектын гамәлгә ашыру кысаларында декабрьдә әлеге оешма Серов һәм Баруди урамнары чатында 12,5 мең кв.м мәйданда торак йортның беренче чиратын кулланылышка тапшырачак. Тагын Болотников урамындагы торак йортның икенче чиратын төзү эшләре бара. Гладилов урамында салынган офислар үзәген исә шушы ел ахырына кадәр кулланылышка тапшыру ниятләнә, ә инде аның беренче катына район прокуратурасы күченәчәк. Болардан тыш, Шульгин урамында заманча торак комплекс төзүгә документлар әзерләү эшләре башланды. Киров районының торак фондында 7,5 мең йорт булып, шуларның 602се генә күп фатирлы икәнен, ул күп фатирлыларның өчтән ике өлеше моннан 40 елдан да элегрәк төзелгәнлеген һәм нибары 7 проценты гына соңгы 20 елда салынуын искәртеп, торак төзелеше район өчен ни дәрәҗәдә актуаль мәсьәлә саналуын аеруча басым ясап әйтәсе килә. Казанда булган барлык тузган торакның яртысыннан артыгы Киров районы территориясендә урнашкан: 86 муниципаль, 62 шәхси һәм 2 ведомство карамагындагы йорт, аларда исә 1 мең чамасы гаилә гомер итә. Әлеге 150 йортның 46сы бүген торак өчен яраксыз хәлдә, хәтта җимерелү куркынычы бар, шуңа күрә, тиз арада чарасын күрү таләп ителә, тагын 50дән артык йорт тузган санала. Президентның тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашырган елларда 812 торак йорттан 5 меңгә якын гаиләне күчерүгә карамастан, районда торак проблемасы әле дә көн кадагында кала бирә.

Аны чишү өчен район хакимияте нәрсә эшләргә икәнен конкрет мисалда күзаллый аламы?

Д.Ф.: Проблеманы чишү өчен, тузган тораклардан күчерүне инвестицияләр җәлеп итүчәнлеккә карап берничә этапка бүлдек. Мәсәлән, Бишбалта бистәсендә, Кремльдан ерак булмаган территориядә 19 тузган торак исәпләнә, кешеләрне аннан күчереп, яңа төзелеш өчен гектардан артык җир әзерләп була. Коммерциягә нигезләнгән торак төзү өчен отышлы булмаган территорияләрдә социаль ипотека буенча йортлар салу кулай, бу мәсьәләдә Күп яктан Киров районына охшаш Совет, аеруча Авиатөзелеш районнары территорияләрен тамырдан үзгәрткән тәҗрибәсе бар, чөнки социаль ипотека «килгән» микрорайоннарда балалар бакчалары, мәктәпләр ачыла, юллар салына. Киров районында исә социаль ипотека программасы буенча бүген йортлар салуга 2 территория – Юдино һәм Северный Залесный бистәләре отышлы. Алай да, беренче чиратта, Юдино күздә тотыла, чөнки тузган торакның яртысы шунда. Аерым алганда, Колымская, Тимер юлчылар, Больничный урамнарындагы 10 гектар җирдә 140 мең кв.м торак (ягъни 2,5 меңнән күбрәк фатир) салырлык мөмкинлек бар. Дөрес, массакүләм рәвештә төзелеш эшләре алып барылган очракта, инженерлык коммуникацияләре проблемасын хәл итәсе була һәм бу торакның бәясе артуга китерәчәк, исәпләүләр буенча, кв.м 1,9 мең сумга кыйммәтрәк чыгачак. Торак бәясен арттырмас өчен, төзелеш эшләрен гамәлдәге коммуникация челтәрләрен кулланып, этаплап алып барырга була. Юдинодагы Бирюзовая урамында шундый 3 йорт социаль ипотека программасы буенча салынды. Тагын «Татинвестгражданпроект» институты тарафыннан Северный Залесный бистәсендә торак комплексы проекты эшләнде.

Анда 100 гектар чамасы территориядә 1 млн. кв.м торак төзү күздә тотыла. Проект үсештә булган инфраструктуралы торак комплексыннан гыйбарәт, ягъни анда балалар бакчалары, мәктәпләр, кибетләр, күп катлы парковкалар һ.б. уңайлыклар булдыру каралган. Әлеге торак комплексын төзү бистәнең аеруча җәй көне суга кытлык проблемасын хәл итәчәк. Чөнки 2013 елда Казанда булачак Универсиада өчен Горький шоссесында салына торган спорт объекты кулланылышка тапшырылганнан соң, су җитмәү ел әйләнәсе үзен сиздерәчәк. Ә торак комплекс проекты кысаларында су үткәргеч сузу каралган һәм проектны тормышка ашыру өчен 2 млн. сум акча кирәк.

Комплекслы төзелештән кала, торак йортларны район территориясендә берәм-берәм салу мөмкинлеге дә бар. Киров районында тузган торакны бетерү программасы буенча кешеләре күчерелгән, ким дигәндә, 134 йорт исәпләнә. Җәй көне суд карары белән торак биналардан кешеләр күчерелеп, 25е торак итеп кулланылмаслык хәлгә китерелгән иде. Хәзер шушы йортларга яңадан кешеләр кереп яши, бу исә район өчен җитди проблема булып тора, моны суд юлы белән хәл итәргә туры килә. Анда торучылар фатирларын электр һәм җылылык, су үткәргеч челтәрләренә үзлекләреннән тотыштыралар, ләкин кулланган хезмәтләр өчен акча түләмиләр, нәтиҗәдә, сарыф ителгән энергия һәм су өчен законнарны санлаучылардан түләтелә. Хәзерге вакытта 41 йортны электр челтәреннән өзү турында «Энегргосбыт»тан күрсәтмә алынды.

Районда иске йортлар шуның кадәр күп булгач, гамәлдәге программа буенча капиталь ремонт эшләре аеруча киң җәелдерелгәндер, мөгаен?

Д.Ф.: Торак фондына тиешле күләмдә ремонт эләкмәве (недоремонт) Киров районы өчен, шулай ук, җитди проблема булып тора. Чөнки бүген торак йортларга 2 млрд. сумлык ремонт кирәк. Барлыгы 315 йортта төп коммуникацияләрне алыштыру һәм конструктив элементлар төзекләндерү таләп ителә. Капиталь ремонт программасы буенча Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды хисабына быел гына да 56 йортка 345 млн. сумлык комплекслы капиталь ремонт ясалды һәм шушы программаның алга таба да дәвам иттерелүе район өчен бик әһәмиятле.

Зур Казан боҗрасының бер өлеше Киров районы аша уза һәм анда, шушы боҗраны тоташтыру өчен, юл салу эшләре җәелдерелгән. Төзеләсе юл юнәлешенә туры килгән шәхси йортларда яшәүчеләр мәсьәләсе ничек хәл ителә?

Д.Ф.: Теләсә кайсы районның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге юлларның сыйфатына бәйле. Үкенечкә, район юлларының 50 процентының каты өслеге юк. Юллар салу һәм капиталь ремонтлау район үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Шуңа күрә, районда моңарчы күрелмәгән масштабта Зур Казан боҗрасы юлларын салу эшләре җәелдерелүе безне шатландырмый мөмкин түгел. Көнбатыш Елга аръягын планлаштыру проектында каралганча, ул магистраль микрорайонның скелетын тәшкил итә. Юл, кулланылышка тапшырылганнан соң, район үсешенә сизелерлек этәргеч бирәчәк. Хәзерге вакытта юл һәм 3 җир асты юл кичүе төзелешенә туры килгән 152 шәхси торак йортны күчерү буенча эш алып барыла һәм аларның һәркайсы белән аерым-аерым эшләргә туры килә. Ел ахырына кадәр Зур Казан боҗрасы белән Кече боҗра тоташкан турыга – Вахитов урамы чатына кадәр җитү ниятләнә.

Инвестицияләр җәлеп итү дигәннән, район үсешенең кайсы өлкәләрен күздә тотасыз?

Д.Ф.: Бу мәсьәләдә төрле вариант карала. Шуларның берсенә генә тукталасым килә. Әлегәчә игътибар үзәгеннән читтә кала биргән Казан«энҗесе»н – Бишбалта бистәсен торгызу һәм үстерү аеруча актуаль. 2018 елда шәһәребезнең кабатланмас һәм тарихи почмагы саналган Бишбалта бистәсе нигезләнүенә сәбәпче булган Петр I указы чыгуга 300 ел тула. Петербургның Васильев утравы белән Казанның Бишбалта бистәсе урамнарының ни рәвешле урнашуы схемаларын чагыштырсак, араларында меңләгән чакрым ятса да, аларның көзгедәге чагылышы кебек тәңгәл килүен күрербез. Казанның Бишбалта бистәсеннән 1718-1829 елларда төрле исемдәге 400 судно су киңлекләрендә юл алган һәм аларның макетлары бүген Санкт-Петербургтагы Хәрби-Диңгез музеенда саклана. Ул еллар Казанның үсешенә уңай йогынты ясый, нәтиҗәдә, Казанда сәүдә җанлана, болар, үз чиратында, танылган кешеләрне үзенә җәлеп итә. 1767 елда Тверьдән Сембергә Идел буйлап сәяхәткә чыккан Екатерина II Казанда туктала һәм шуның хөрмәтенә Бишбалта бистәсендә «Тверь» галерасы – XVIII гасыр суднолар төзү тарихының сирәк очрый торган истәлеге сакланган булган, ләкин, үкенечкә, ул 1956 елда янган. 1858 елда француз язучысы Александр Дюма шушы бистәдәге «Меркурий» кунакханәсендә тукталып, «Учитель фехтования» китабын тәмамлаган...

Тарихи кыйммәтләр рухын саклап, бу территориягә туристлар җәлеп итүчәнлекне үстерү өчен реконструкцияләүгә игътибарны юнәлтәсе килә. Шуның буенча шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясенең шәһәр төзелеше кафедрасы мөдире Александр Дембич белән Бишбалта бистәсенең тарихи йөзен кәгазьдә генә булса да кайтару өчен шактый зур эш башкарылды. Хәзерге вакытта аның берничә үсеш перспективасы концепциясе әзер һәм анда Казансуның элеккеге агымына кайтуына да зур игътибар бирелә. Тарихи урыннар һәм һәйкәлләр булуын исәпкә алып, биредә җәүлеләр өчен уникаль туристлык маршруты ясалса ничек шәп булыр иде! Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясе җитәкчелеге белән, чыгарылыш курс студентлары арасыннан укуда иң өлгерләре Бишбалта бистәсенең үсеше проектына диплом эшләрен багышлаячак, дип килешенде. Шулай ук, Санкт-Петербург хакимиятен әлеге территорияне реконструкцияләүгә җәлеп итү теләге дә зур. Иң мөһиме – Казан өчен, 2013 елда Универсиада үткәргәннән соң, Бишбалта бистәсенең 300 еллыгын уздыру алга таба билгеләнгән төп чарага әверелсен иде.



Әңгәмәне Миләүшә Низаметдинова әзерләде.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100