news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов: 30 августта Татарстан халкына ошасын өчен барын да эшлибез

Шәһәр бәйрәмендә төп бәйрәм урыннары – Горький паркы, Меңъеллык мәйданы һәм Иске Татар бистәсе булачак.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Шәһәр хакимияте Казан халкы һәм аның кунаклары Республика һәм Шәһәр көнендә уңай тәэсирләр алсын өчен кулдан килгәнчә тырыша. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Казан башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.

Дамир Фәттахов әзерлек чараларының мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки бәйрәм датасы, күбесенчә, шәһәр хакимиятенең эшенә нәтиҗә ясый.

"30 август – Шәһәр көне һәм Республика көне. Бәйрәм Татарстан халкына ошасын, алар уңай хисләр кичерсен һәм рәхәтләнеп ял итсен өчен барын да эшлибез", – диде Дамир Фәттахов.

Шулай ук Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, 30 августта Татарстан башкаласында мәдәни чаралардан башлап, автошоу һәм узышларга кадәр оештырылачак. Шәһәр бәйрәмендә төп бәйрәм урыннары – Горький паркы, Меңъеллык мәйданы һәм Иске Татар бистәсе булачак, диелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100