news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов: 2020 елда төзекләндереләчәк лагерьлар исемлеге әзер

“Түбән Камада “Кама” лагеры “Зәңгәр күл” лагеры белән берләштереләчәк. Бу җәйге ял өчен җитди үзәк булачак", - диде министр.

Дамир Фәттахов: 2020 елда төзекләндереләчәк лагерьлар исемлеге әзер
Рамиль Гали/архив

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2020 елда төзеләчәк, капиталь ремонт үткәреләчәк балалар сәламәтләндерү лагерьлары исемлеге төзелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте.

“Президент фәрманы буенча, бу программа алдан ук формалашты. Хәзер Төзелеш министрлыгы конкурс процедуралары уздыра. Яңа елдан соң һава торышы мөмкинлек бирүгә, шул объектларга чыгарлык булсын өчен”, - ди министр.

Ул Бөгелмәдә “Губино” лагеры реконструкциядән соң киләсе сезонда ачылачагын әйтте. “Ул инфраструктурасы ягыннан куәтле. Бөгелмә якын тирәдәге районнардан балаларны кабул итәчәк”, - диде.

“Түбән Камада “Кама” лагеры “Зәңгәр күл” лагеры белән берләштереләчәк. Бу җәйге ял өчен җитди үзәк булачак, аны бөтенроссия дәрәҗәсендә эшләргә дә теләк бар. Хәзер программа эшләнә”, - дип хәбәр итте Фәттахов.

Казан артында “Яшьләр” (“Молодежный”) лагерында реконструкция төгәлләнәчәк. Ул ике ел балаларны кабул итмәгән. “Ел әйләнә кулланып булсын өчен, җылытыла торган корпуслар төзелә”, - диде министр.

Аның сүзләренчә, бүген төзелеш-монтаж эшләре 56 процент дәрәҗәсендә башкарылган. 4 объектта эшләр төгәлләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100