news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов 2018 елда Татарстан яшьләренең федераль форумнарда активлыгын билгеләп узды

Узган елда Татарстан яшьләре республикага 195 млн сумнан артык суммага грант акчасы җәлеп иткән.

Дамир Фәттахов 2018 елда Татарстан яшьләренең федераль форумнарда активлыгын билгеләп узды
tatarstan.ru

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстан яшьләре федераль форумнарда актив катнашкан. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, яшьләр сәясәте буенча федераль агентлык мәгълүматы буенча, Татарстан – яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда илкүләм рейтингта лидер. Былтыр Татарстан яшьләре 13 федераль һәм 14 округ форумында катнашкан. Татарстаннан 376 кеше үзенән өлеш керткән.

“Республикага грантлар күләме артты. Татарстанның яшьләр проектлары федераль конкурсларда 195 млн сумнан артык акча алган. “Рост молодежи” грантлар бәйгесендә Татарстаннан берничә вәкил авторлык проектларын гамәлгә ашыру өчен 20 млн сумнан артык акча алуга иреште”, - диде Дамир Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100