news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Бикмөхәммәтов: Актанышта ике кеше үлгән авариядә балалар креслосы багажникта булган

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов рульгә ял итмичә утырган аркасында чыккан аварияләр турында сөйләде.

Ул Актаныш районында 28нче мартта булган һәлакәтнең нечкәлекләрен әйтте.

«28нче мартта Актаныш районында «Лада Веста» автомобиле руле артында булган ир-ат йоклап китә, каршы як юлга чыга һәм Mitsubishi йөк машинасы белән бәрелешә. Машина йөртүче һәм аның 7 яшьлек кызы үлгән, хатыны һәм 5 яшьлек кызы төрле дәрәҗәдә имгәнеп, хастаханәгә китерелә», - дип искәртте Дамир Бикмөхәммәтов.

Гаилә туганнарына каникулга Төмәнгә барган булган. «Алар юлда 12 сәгатьтән артык булган, 1 меңнән артык километр юл узганнар. Төне буе юлда ир белән хатын рульдә алмашынып барганнар. Иртәнге якта рульгә ире утыра, йоклап китеп, каршы як юлга чыккан. Артта утырган кызының куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән булган. Бала йоклап барган. Кече кызының каешлары беркетелгән, ләкин балалар креслосында утырмаган. Кресло машина багажнигында булган», - дип сөйләде белгеч нечкәлекләрне.

Нәтиҗәдә, 7 яшьлек кыз, бәрелү нәтиҗәсендә, алда йөртүче креслосы астына кереп китеп, шунда кысылып үлгән. «Ял режимын бозу гына түгел, пассажирлар йөртү кагыйдәләре дә бозылган», - диде Дамир Бикмөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100