news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамаск шәһәре тирәсендә яшәүче балаларга ачлыктан үлем яный

Көньяк Гута халкы соңгы биш елда Бәшәр Асад режимы чолганышында яши.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Көньяк Гутаның Дамаск шәһәре тирәсендә яшәүче балаларга ачлыктан үлем яный. Анда бернинди медицина учреждениесе эшләми, медикаментлар юк. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Көньяк Гутаның 400 меңләп кешесе соңгы биш елда Бәшәр Асад режимы чолганышында яши. Алар ачлыкта һәм мохтаҗлыкта интегеп, җан асрарга тырыша.
8 яшьлек сирияле Раванның ачлыктан тире дә сөяк кенә калган. Кыз бала церебраль паралич һәм цирроз авырулы. Кызның әтисе “Анадолу” агентлыгына аның авыр хәле турында җиткергән. Биредә авыру балалар шактый күп, дип белдергәннәр.

Сириядә сугыш 2011 елның мартында башланган. БМО мәгълүматлары буенча, 400 меңнән артык кеше үлгән, 10 миллионнан артыгы өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган. 4,8 миллион кеше чит илләрдә яшәү урыны тапкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100