news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Далматов: Кайбер күптомлыкларны ике елга бер чыгарганчы, яңа исемнәр чыгару кирәклерәк

Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинның эштән китүе билгеле булды. Ул 2015 елдан бирле Татарстан китап нәшриятын җитәкләде. Кинорежиссер Александр Далматов яңа җитәкченең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Далматов: Кайбер күптомлыкларны ике елга бер чыгарганчы, яңа исемнәр чыгару кирәклерәк
Фото: «Татар-информ»

«Миңа калса, ул берничә юнәлештә актив эшләргә тиештер. Беренчесе – бөтен дөнья трендлары-брендлары белән таныш булырга һәм эшне югары дәрәҗәдә куярга кирәк. Икенчесе – татар балалары өчен кызыклы продуктлар әзерләү мәсьәләсе тора. Өченчесе – китапны сату проблемасын хәл итәсе бар. Дүртенчесе – татар китабын сыйфатлы итеп чыгару һәм дөнья китабы дәрәҗәсенә күтәрү. Бишенче юнәлеш тә бар – яңа авторларны бастыру. Кайбер әдипләребезнең күптомлыкларын ике елга бер чыгарып торганчы, яңа исемнәрне чыгару кирәклерәк. Шушы 5 юнәлештәге эшне алып бара алган кешене куярга кирәк, дип уйлыйм», – ди ул.

«Татарстан китап нәшрияты директоры нинди булырга тиеш?» дигән сораштыруны «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова уздырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot