news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Дакар” раллиенда җиңүчеләр Чаллыга кайтты

Төнлә белән “Бигеш” аэропортына “КАМАЗ–Мастер” командасы әгъзалары утырган самолет төште

(Чаллы, 21 гыйнвар, “Татар–информ”, Евгений Сироткин). Төнлә белән “Бигеш” аэропортына “Дакар–2010” Халыкара раллиенда җиңүчеләр – “КАМАЗ–Мастер” командасы әгъзалары утырган самолет төште. Узышчылар ерак юл үтеп Аргентинадан кайтты. Аэропортта җиңүчеләрне Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, туганнары һәм җанатарлар каршы алды.
Аэропортка команда белән бергә 9 нчы җиңүне бәйрәм итү өчен 300 гә якын кеше килгән иде. Алар “КАМАЗ–Мастер” командасы әгъзаларын көчле алкышларга күмде.
“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин үзенең сәламләү сүзендә болай дип белдерде: “Елны шундый җиңү белән башлап җибәрү куанычлы хәл, димәк бизнеста да, башка өлкәләрдә дә ел шундый ук уңышлы булачак. Безнең спортчылар теләсә кайсы вакытта җиңәргә сәләтле”. Финанс кризисына да карамастан, шәһәр, республика һәм “КАМАЗ” командага ярдәм итү җаен тапты.
Васил Шәйхразиев “Дакар”да 56 мәртәбә җиңү яулаган Владимир Чагинны Гиннесның Рекордлар китабына кертергә кирәк дигән фикерне белдерде – әлеге ралли тарихында беркемнең дә мондый уңышка ирешкәне юк әле.
“КАМАЗ–Мастер” командасы җитәкчесе Семен Якубов бу раллиның команда өчен ни рәвешле узуы хакында сөйләде. “Быел кыенлыклар күбрәк булды. Узыш дәвамында көндәшләребезне шактый югалттык, әмма без дә алар урынында кала ала идек. Барысы да һөнәри осталыкка, мисал өчен, Илгизәр Мәрдиев машинасына тулысынча диярлек яңа двигатель җыйган командага бәйле. Аның машинасы ватылганнан соң без 10 нчы урын белән канәгатьләнербез һәм моңа сөенербез дип уйлаган идек, әмма тырышлыгы һәм җиңүгә омтылышы нәтиҗәсендә Илгизәр 5 нче урынга лаек булды”, – диде ул.
Раллиның финишына анда катнашучыларның яртысы гына килеп җитә алды, бу күп нәрсә хакында сөйли, дип сүзен тәмамлады “КАМАЗ–Мастер” командасы җитәкчесе Семен Якубов.
“КАМАЗ–Мастер” командасы өчен бу “Дакар” да тугызынчы җиңү, Владимир Чагин исә ралли тарихында – 56, Фирдәвес Кәбиров – 32, Илгизәр Мәрдиев бер тапкыр җиңүгә иреште.
Искәртеп узабыз, Владимир Чагин йөк машиналары зачетында “Дакар–2010” раллиеның җиңүчесе булып танылды, аның исәбендә – 6 җиңү. “Дакар”ның узган елгы җиңүчесе Фирдәвес Кәбиров – икенче, Илгизәр Мәрдиев бишенче урынны яулады. Аларның барысы да 9000 чакрымнан артык юл узды. Марафонның старт һәм финишы Аргентина башкаласы Буэнос–Айреста булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100