news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Дакар”ның унынчы этабында "КАМАЗ-Мастер"ның Эдуард Николаев экипажы беренче булды

Гомуми зачетта россиялеләр беренче урынга чыкты.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия командалары арасында “КАМАЗ-мастер” командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы “Дакар” ралли-марафонының унынчы этабында йөк машиналары зачетында беренче урынны яулады. 449 чакрымлык махсус участокны команда 5 сәгать 33 минутта үтте, дип хәбәр итә ТАСС.

Икенче һәм өченче урында да шулай ук “КАМАЗ-Мастер”ның Дмитрий Сотников (7 минут 1 секундка соңарып) һәм Айрат Мәрдиев (+7.41) җитәкләгән экипажлары килә. Гомуми зачетта беренче урынга Николаев экипажы чыкты – 23:27.12, икенче – Сотников экипажы (+5.15), өченче – “Ивеко”да голландияле Жерар де Рой экипажы (+24.17).

“Дакар-2017” Парагвай, Аргентина һәм Боливия территорияләре аша үтә, ул 14 гыйнварда Буэнос-Айреста тәмамлана.   


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100