news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дакар-2018»дә алты этаптан соң, Эдуард Николаев экипажы беренчелекне саклый

Бүген узышта катнашучыларның барысы да ял итә, 7 нче этап 13 гыйнварда үтәчәк.

(Чаллы, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). «Дакар-2018» раллиеның алты этабыннан соң, Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары арасында гомуми зачетта беренче урынны саклап калды.

Алтынчы этапның финишы Боливия территориясендә узды. Биредә һава торышы кискен үзгәрү, кар һәм боз яву нәтиҗәсендә, раллида катнашучыларга бормалы тайгак юллардан үтәргә туры килде. Бу этапта Iveco машинасында Федерико Виллагра беренче булып килде.

Әлеге этапта «КАМАЗ-Мастер» командасы экипажларының нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: Дмитрий Сотников – дүртенче, Эдуард Николаев – алтынчы, Айрат Мәрдиев – сигезенче һәм Антон Шибалов – унберенче.

Йөк машиналары арасында генераль зачетта Сотников экипажы бишенче урынга күтәрелде, Мәрдиев – җиденче, Шибалов унөченче урында калды.

Бүген узышта катнашучыларның барысы да ял итә, җиденче этап 13 гыйнварда үтәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100