news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Дакар-2015" раллиенда җиңгән "КАМАЗ-Мастер" командасы Россиягә кайта

Команданы, традиция буенча, "Бигеш" аэропортында каршы алалар

(Чаллы, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин).  "Дакар-2015" раллиенда җиңгән "КАМАЗ-Мастер" командасын Чаллыда каршы алырга әзерләнәләр.

Иртәгә "КАМАЗ-Мастер" командасы, "Дакар" халыкара раллиенда катнашканнан соң, Россиягә кайта. Йөк автомобильләре зачетында  мактау пьедесталын тулысынча биләгән ралли җиңүчеләре башта "Домодедово" аэропортына төшә, анда команданы каршы алу тантанасы була. Ул залның үзәгендә, мәгълүматлар өстәле каршында 16.00дә башлана.

Татарстанда команданы традиция буенча "Бигеш" аэропортында каршы алалар, самолет 23.15тә төшә. Спортчыларны күп санлы җанатарлар, туганнары һәм якыннары, шәһәр һәм "КАМАЗ" предприятиесе җитәчеләре каршы алачак.

Искәртеп узабыз: "КАМАЗ-Мастер" командасы экипажлары "Дакар-2015" раллиенда беренче өч урыны биләде, бу татарстанлыларның әлеге марафонда 13нче җиңүе.

Команда җитәкчесе Владимир Чагин сүзләренчә, бурыч үтәлгән. Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов экипажлары йөк автомобильләре категориясендә мактау пьедесталын тулысынча биләде. Дмитрий Сотников экипажының бишенче урыны Россия йөк машиналарының дәрәҗәле халыкара раллидагы өстенлеген тагын да ныгытты.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100