news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Дакар-2015 ралли финишына кадәр ике этап: «КАМАЗ-Мастер» - лидер

Россиялеләр арасында Эдуарда Николаев идарәсендәге экипаж иң яхшысы дип танылды

  (Чаллы, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Кичә Аргентинада "Дакар-2015" халыкара ралли-рейдының 11 нче этабы тәмамланды. Финишка беренче булып "IVECO" да Ханс Стейс идарәсендәге экипаж беренче булып килде. Икенче – тагын бер голландияле Жерар де Рой, өченче булып “КАМАЗ” да Эдуард Николаев идарәсендәге Россия экипажы килде. Ә Айрат Мәрдиев идарәсендәге Россия экипажы бары тик тугызынчы гына булды. Андрей Каргин идарәсендәге тагын бер Россия экипажы – 14 нче, ә Дмитрий Сотников экипажы – 15 нче.

Кичә 10 минутта берьюлы 16 экипаж финишка чыкты. Бу нәтиҗәләргә карамастан, генераль классификациядә, элеккечә, “КАМАЗ-Мастер” командасы лидерлык итә. Беренче урында Айрат Мәрдиев экипажы, икенче - Эдуард Николаевныкы, өченче - Андрей Каргинов экипажы.

Бүген Термас-де-Рио-Хондо-Росарио маршруты буенча раллиның 12 нче этабы уза, махсус участокның озынлыгы – 298 км.

news_right_1
news_right_2
news_bot