news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Дакар-2012” раллиеның V этабында россияле Леонид Новицкий внедорожниклар классында 5 нче килде

Гомуми зачетта Стефан Петерансель лидерлыгын саклый

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). “Дакар-2012” раллие-марафонының V этабын внедорожниклар зачетында бүген поляк пилоты Кшиштоф Холовчик яулады, америкалы Робби Гордон – икенче, француз Стефан Петерансель – өченче.


Россияле Леонид Новицкий внедорожниклар классында 5 нче килде. Нәссер Әл-Аттия этапның күпчелек өлешен алда узса да, механик сәбәпләрдән күп вакытын исраф итәргә мәҗбүр булды, дип белдерә Чемпионат.com сайты.


Узышның гомуми зачетында Стефан Петерансель лидерлыгын саклый алды, икенче урында - Кшиштоф Холовчик, өченче - Хуан Рома; россияле, гомуми зачетта 30 минут 51 секунд белән, - алтынчы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot