news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Дакар-2012” раллиенда россияле Эдуард Николаев экипажы ирексездән бәрелешүдә катнашты

Джип пилоты ялгышы шулкадәр ачык иде ки, ярдәмгә сарыф ителгән вакытны оештыручылар һәм спорт комиссарлары чигерделәр хәтта

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). “Дакар-2012” раллиеның IV этабы финишында кичә Россиянең Эдуард Николаев экипажы туктап калган һәм вакытын югалту вакыйгасының нечкәлекләре билгеле булды.


Зур тизлек белән уза торган участокның 267 нче чакрымында җилдергән Эдуард Николаев йөк машинасы алдына куе тузан эченнән зур тизлектә берничә джип пәйда булган. Хәер, артка калган джипларны йөк машиналары куып җитү мондый зур тизлектә уза торган участок өчен гадәти күренеш. Джипны узып барган чакта аның кискен туктарга омтылуы тузан болытыннан йөк машинасы хәрәкәте траекториясенә чыгарган. Россия пилоты исә, бәрелешмәс өчен, шушы мизгелдә булдыра алганның барысын да эшләгән, шулай да, ышкылып китүдән котыла алмаган. Нәтиҗәдә, әйләнеп капланган внедорожникны тәгәрмәчләренә бастыру өчен, камазлылар экипажына туктарга туры килгән. Дөрес, әлеге һәлакәттә зыян күргәннәр булмады, дип хәбәр итә “КАМАЗ-Мастер” командасы сайты.


Джип пилоты ялгышы шулкадәр ачык булган ки, ярдәмгә сарыф ителгән вакытны оештыручылар һәм спорт комиссарлары чигергән хәтта. Биредә 11 минут 30 секунд турында сүз бара. Аннары һәлакәттә катнашкан ике автомобиль дә юлын дәвам иттереп, финишка уңышлы гына килеп җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot