news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Дакар-2012”нең IV этабында Эдуард Николаев “КАМАЗ”да россиялеләр арасында иң яхшы нәтиҗәгә иреште

Бүген V этабына старт бирелә

(Чаллы, 5 гыйнвар, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Бүген Аргентинада “Дакар-2012” трансконтиненталь раллиеның IV этабы тәмамланды. Ул 326 чакрымлык Сан-Жуан – Чилесито маршруты буенча узды.

Әлеге этапта финишка беренче булып голландияле Жерар де Рой экипажы “Iveco”да килеп җитте, 1 минут 13 секундка калышып аның коллегасы Ханс Стейси, 1 минут 43 секундка соңарып алдагы этапта җиңүче булган италияле Мики Бьязьона “Iveco”да килде.

Шулай да, россиялеләр арасында иң яхшы экипаж буларак “КАМАЗ”да Эдуард Николаевныкылар үзләрен танытты: 8 минут 16 секундка калышып, финишка 5 нче булып килде; Айрат Мәрдиев экипажы 8 нче вакыт күрсәтте, Андрей Каргинов - 12 нче, Илгизәр Мәрдиев җитәкчелегендәге Россия командасының “сугышчан техничка”сы – 16 нчы.

“Дакар-2012” раллиеның дүрт этабы нәтиҗәләре буенча, йөк машиналарының гомуми зачетында лидер алышынып, Жерар де Рой экипажы алга чыкты, 2 нче булып аның команда буенча коллегасы Ханс Стейси танылды, 3 нче – Италиянең Мики Бьязьона экипажы.

Якындагысыннан 20 минут 22 секундка калышып, Россия йөк машиналары гомуми зачет таблицасының 7, 8, 9 һәм 14 нче юлларын били. Илебез данын “Дакар”раллиеннан күп тапкырлар җиңү белән кайткан Чаллыдан легендар “КАМАЗ-Мастер” командасы пилотлары яклый.

Бүген Мәскәү вакыты белән 18.51 сәгатьтә “Дакар-2012” раллиеның V этабына старт биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot