news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Дакар-2010” ралли-рейдының иң озын этабы янә Владимир Чагин беренчелегендә тәмамланды

Фирдәүс Кәбиров экипажы – икенче

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). “Дакар-2010” ралли-рейдының марафон этабында йөк машиналары зачетында Владимир Чагин экипажы инде 6 нчы тапкыр җиңүгә иреште: 501 нче номерлы “КАМАЗ” бүген марафонның иң озын саналган 7 нче этабында финишка иң тиз килеп җитте. Владимир Чагин ул араны 6 сәгать 50 минутта үтсә, Фирдәүс Кәбиров экипажы, 25 минутка соңарып, – икенче. Иквик белән Антогафаст шәһәрләре арасындагы маршрутта каралган 641 чакрымлы араның 600е – хронометрланган махсус участок. “КАМАЗ-Мастер”ның Илгизәр Мәрдиев җитәкчелегендәге 3 нче экипажы, башта Фирдәүс Кәбиров белән узышып барган булса, махсус участокның 257 нче чакрымда ватылып калып, 1,5 сәгатьтән артык вакытын әрәм итте.

          

Оештыручылар исә командаларга штрафларсыз финишка килеп җитү өчен соңгы срок итеп иртәгәсе көннең (ул көн ял) сәгать кичке 6га кадәрге вакытны билгеләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot