news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ДАИШ турында күпертеп сөйләү аңа реклама кебек күренә – Илшат Сәетов

"Бу демонизация, кешелеккә зур куркыныч кебек күрсәтелергә тиеш түгел", – дип белдерде белгеч.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ДАИШ (Россиядә эшчәнлеге тыелган ислам дәүләте оешмасы) демонизация, кешелеккә зур куркыныч кебек күрсәтелергә тиеш түгел. Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, политология фәннәре кандидаты Илшат Сәетов “ММЧ-онлайн: социаль челтәрләрдә экстремизм профилактикасы” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясендә шулай дип белдерде.

Илшат Сәетов фикеренчә, кайчак ДАИШ турында күпертеп сөйләү аңа реклама кебек күренә.

“Бу демонизация, кешелеккә зур куркыныч кебек күрсәтелергә тиеш түгел. Бу бернинди куркыныч та түгел. Чынлыкта исә, терактларда үлүчеләр саны даими кимеп бара. Былтыр бөтен кешелек тарихында үлүчеләр саны иң азы булгандыр әле, мөгаен. Массакүләм мәгълүмат чараларына карасаң, бер коллапс кебек. 20 нче гасырда совет националистик идеологиясеннән үлүчеләр күбрәк тә булган әле. Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен гауга мөһим. Дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары өчен коммерция ягын берникадәр киметеп, социаль файдалы функцияне кертү кирәктер”, – дип саный белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100