news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Daimler AG» белән «КАМАЗ» ААҖ хезмәттәшлек итү ниятләре буенча беркетмә имзалады

Сергей Когогин: “Яңа беркетмәгә кул кую «Daimler AG» белән «КАМАЗ» ААҖ нең стратегик партнерлыгын ныгытачак

(Чаллы, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). «Daimler AG» белән «КАМАЗ» ААҖ хезмәттәшлек итү ниятләре буенча беркетмә имзалады.
«Daimler AG» һәм Россиянең эре автоҗитештерүчесе «КАМАЗ» партнерлык кысаларында киләсе адымнары турында игълан итте. Ниятләр турындагы беркетмәдә йөк машиналары өчен күчәрләр җитештерү өлкәсендә көчләрне берләштерү хакында килешкәннәр. Беренче этапта планлаштырылган инвестицияләр күләме 50 млн.евро тәшкил итәчәк.
“Якын киләчәктә уртак предприятие «КАМАЗ» белән «Мерседес-Бенц Тракс Восток» производчстволарын күчәрләр белән тәэмин итә алачак”, - дип белдерде «Daimler Trucks» запас частларын сатып алу һәм җитештерү буенча җаваплы Штефан Бухнер. Бу адым «Daimler AG» компонентлар ясау буенча дөнья челтәре булдыру ниятен дәлилли, ә ул шул исәптә Россиядә дә тәкъдим ителәчәк.
«КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин сүзләренә караганда, яңа беркетмәгә кул кую «Daimler AG» белән «КАМАЗ» ААҖ нең стратегик партнерлыгын ныгытачак һәм предприятинең технологик үсешенә китерәчәк, дип хәбәр ителә предприятинең рәсми сайтында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot