news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Даими вәкиллек инкыйлабка кадәр чыккан китапларны өйрәнүдә ярдәм итәчәк

Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашты.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясе революциягә кадәр татар телендә чыккан китапларны өйрәнү мәсьәләсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәменә өметләнә ала.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1 апрельдә Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән очрашты.

Очрашу барышында Санкт-Петербург китапханәләре һәм архивларында, шул исәптән Россия Фәннәр академиясенең Шәрык кулъязмалары институты коллекциясендә саклана торган революциягә кадәр дөнья күргән мөселман әдәбиятын өйрәнү һәм фәнни әйләнешкә кертүне оештыруда Даими вәкиллекнең ярдәменә бәйле мәсьәлә хакында фикер алыштылар.

Әлеге китаплар йөз ел дәвамында җыелган. Коллекция Россиянең төрле типографияләрендә чыккан һәм берничә буын галимнәренең шәхси китапханәләрендә саклана торган китаплар хисабына тулыланган.

Коллекциянең тематик бүлекләре арасында ислам дине тәгълиматына караган басмаларны аерып карарга мөмкин, нәкъ менә шуларны җентекләп өйрәнү күздә тотыла. Әлеге әдәбият Изге Коръән һәм аның аерым өлешләренең тәрҗемәләрен, Галимҗан Барудиның күптомлыгын, Әхмәтһади Максуди җыентыгын, хәдисләр, мөнәҗәтләр җыентыгын, пәйгамбәрләр турындагы риваятьләрне (һ.б.) үз эченә ала.

Айнур Тимерханов ислам дине тәгълиматы мәктәбен яңадан торгызу һәм үстерү буенча Болгар ислам академиясе алдында торган бурычлар яктылыгында әлеге проектның әһәмиятен билгеләп үтте, шулай ук Россия фәнни үзәге белән хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту кысаларында аны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100