news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Даими стресслар туберкулез авыруы килеп чыгуга сәбәп була ала – Роспотребнадзор

"Сукбайлар, наркоманнар, алкоголиклар, төрмәдә утыручылар гына туберкулез белән авырый дигән ялгыш күзалау бар", - ди Любовь Авдонина.

Даими стресслар туберкулез авыруы килеп чыгуга сәбәп була ала – Роспотребнадзор
Михаил Захаров/архив

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Стресслар, организмга артык зур физик көчәнеш туберкулез авыруы килеп чыгуга сәбәп була ала. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип әйтте.

“Туберкулез белән сукбайлар, наркоманнар, алкоголиклар, төрмәдә утыручылар гына авырый дигән ялгыш күзалау бар. Кызганыч, бүгенге көндә алай түгел. Алкоголизм, тәмәке тарту, ВИЧ – туберкулез таралу куркынычы факторлары, ләкин бүген стресс, эш күләменең артык зур булуы, дөрес тукланмау, укучыларга күп эш йөкләү дә сәбәп була ала”, - диде Любовь Авдонина.

“Бүген бу куркынычларны беренче урынга куябыз. Алар организмның иммунитетын какшата, ә туберкулез микобактериялары шуны көтеп кенә тора. Статистика буенча, Россиядә яшәүче һәркем, 30 яшенә җиткәч, микобактерия белән йогышланган, ләкин ул йокы хәлендә, организмның көче җитәрлек булганда, бу авырудан саклый. Тик бу фактор кимесә, авыру сизелә башлый”, - диде белгеч.

Авдонина әйтүенчә, туберкулез өчен ниндидер чикләүләр юк, төрле яшьтәге, төрле социаль хәлдәге кешеләр дә авырып китәргә мөмкин. “Туберкулез һава юлы белән авыру кешедән сәламәт кешегә күчә. Йөткергәндә, төчкергәндә, һавага 6 метр радиуска кадәр микобактериялар тарала. Авыру кеше дәваланмаса, елына унбишләп кешегә  әлеге чирне йоктырырга мөмкин”, - диде.

Любовь Авдонина туберкулезны башлангыч чорында ачыкласаң, чир дәвалауга җиңел бирелүен билгеләп үтте. Ул флюорография, балалар өчен иммунодиагностика әһәмиятен әйтте. “Флюорография туберкулезны ныга түгел, онкологик һәм башка үпкә авыруларын да күрсәтә”, - диде.

Аның сүзләренчә, “чир йогу куркынычы төркеме”нә кермәүчеләр флюорографияне ике елга бер тапкыр үтә. Ләкин Бөгелмә, Яшел Үзән, Аксубай районы халкы ел саен үтәргә тиеш, чөнки анда авыручылар саны 100 мең кешегә 40 очрак туры килә. Шифаханә-курорт, белем бирү, спорт учреждениеләре, социаль хезмәт күрсәтү, медицина, көнкүреш хезмәте күрсәтү, азык-төлек эшкәртү өлкәсендә эшләүчеләргә ел саен үтү мәҗбүри.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100