Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Даһилардан көндәлек киңәшләр» әдәби-агарту юнәлешендәге цифрлы проект эшли башлады
«Даһилардан көндәлек киңәшләр» – Алсу Хафизның әдәби-агарту юнәлешендәге цифрлы проекты. Аның максаты – әдәби мирасны киң җәмәгатьчелек өчен тагын да үтемлерәк итү һәм замана укучысына якынайту. Проект нигезендә – татар язучыларның 40 цитатасы. Хәзерге вакытта җыентыкта Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Гомәр Бәширов, Аяз Гыйләҗев, Фәнис Яруллинның цитаталары тәкъдим ителә.
Материалларны әзерләгәндә көндәлекләр һәм хатлар файдаланылган. Проект белән танышу Телеграм-бот форматы аша оештырылган. Кулланучы соравы буенча бот очраклы рәвештә цитата язылган карточка тәкъдим итә. Кыска һәм эчтәлекле өзекләр аша укучы әдәби мирас белән таныша, әлеге авторның иҗатына кызыксыну уята һәм алга таба эзләнү өчен юнәлеш ала.
Бот белән аралашуны дәвам иткәндә кулланучылар түбәндәге материалларны ала алачак: язучы турында кыскача мәгълүмат; ачык чыганакларда ирекле рәвештә кулланырга мөмкин булган электрон китаплар архивы; аудиокитаплар; мөмкинлекләр булганда башка әдәби һәм белешмә материаллар.
«Даһилардан көндәлек киңәшләр» проекты цифрлы технологияләр белән әдәби мирасны берләштерә. Ул укучыга язучылар иҗаты белән танышу, яңа әсәрләр табу һәм авторларның тирән мәгънәле фикерләренә көндәлек тормышта әйләнеп кайту өчен уңайлы мөмкинлек бирә. «Даһилардан көндәлек киңәшләр» – әдәбият дөньясына бер цитатадан башлап керү һәм иҗатның зур киңлекләрен ачу мөмкинлеге. Проект «Живой язык – живая нация» бәйгесе кысаларында гамәлгә ашырыла.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз