news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанда тарихи мәчетне торгызачаклар

Дагыстан хакимияте Ахтын районының Хрюг авылында тарихи мәчетнең юкка чыгуын булдырмый калырга ниятли. Республика хөкүмәте үзенең Телеграм-каналында билгеләп үткәнчә, мәчет бик начар хәлдә, һәм аның җимерелүе якындагы торак йортларга һәм социаль объектларга зыян салырга мөмкин.

Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас һәйкәлен торгызу турында Дагыстан хөкүмәте рәисе урынбасары Мөслим Телякавов җитәкчелегендә фикер алыштылар. Бу турында «Интерфакс» хәбәр итә.

Авариягә каршы эшләргә тизрәк керешү өчен, объектны Дербент дәүләт тарих-архитектура һәм археология музей-тыюлыгын файдалануга бер елга тапшыру карала.

Республика башлыгы Сергей Меликов та авариягә каршы эшләр уздыру идеясен хуплады. Ул бу мәсьәләне мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә һәм музейның бюджеттан тыш чаралары хисабына торгызу эшләренә керешергә кушты, диелә хәбәрдә.

Мәчет Көньяк Дагыстанда сирәк очрый торган архитектура үрнәге булып тора. Аның манарасы 1700-1701 елларда төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100