news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дагыстанның Шамил районында контртеррорчылык операциясе режимы кертелгән

Көч органнары боевиклар һәм аларга булышучыларны эзли.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ"). Көч органнары Дагыстанның Шамил районында законсыз кораллы берләшмәләрдә катнашучыларны һәм аларга булышучыларны эзләү буенча махсус чаралар үткәрә, контртеррорчылык операциясе режимы кертелгән. Бу хакта Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның республикадагы оператив штабы вәкиленә сылтама белән "Интерфакс" яза.

"Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның республикадагы оператив штабы җитәкчелеге карары белән 5:00дә Шамил районы административ чикләрендә контртеррорчылык операциясе режимы кертелде. Көч органнары боевиклар һәм аларга булышучыларны эзли", - дигән агентлыкның әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100